Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Вакыйганы дөрес җиткерү мөһим

Үткән атнада Әлмәттә ТР Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте үсеше мәсьәләләре буенча комиссия рәисе - "Татмедиа" җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук җитәкчелегендә "Экстремизм һәм терроризм белән көрәш чарасы буларак массакүләм мәгълүмат чаралары" темасына семинар-киңәшмә үтте. Семинарда республиканың көньяк-көнчыгышы массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини оешма вәкилләре, ФСБ идарәсе, прокуратура,...

Үткән атнада Әлмәттә ТР Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте үсеше мәсьәләләре буенча комиссия рәисе - "Татмедиа" җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук җитәкчелегендә "Экстремизм һәм терроризм белән көрәш чарасы буларак массакүләм мәгълүмат чаралары" темасына семинар-киңәшмә үтте.


Семинарда республиканың көньяк-көнчыгышы массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини оешма вәкилләре, ФСБ идарәсе, прокуратура, хокук саклау органнары вәкилләре катнашты.
Бүген яшьләр экстремизмы һәм радикаль төркемнәр турында еш ишетергә туры килә. Әлеге төркемнәр ничек барлыкка килә, яшьләрне нәрсә берләштерә - бу сорауларга җавап табу өчен семинарда катнашучылар өчен фильмнар тәкъдим ителде, аннан соң мәсьәләләр уртага салып тикшерелде.
Яшьләр экстремизмының төп сәбәбен икътисад, идарә һәм хокук институты доценты А. Шевцов яшүсмерләр максимализмы һәм яшьләрнең дөньяга булган карашлары белән бергә социаль тигезсезлектә дә күрә. Экстремистик төркемнәр җәмгыятьтә курку тудырырга омтыла. Теге яисә бу вакыйганы төгәл чагылдыру, дөрес фикер тудыру журналисттан тора. Чыгыш ясаучы фикеренчә, алар бары вакыйга турында сөйләргә, тискәре эмоцияләрне чыгарудан сакланырга тиеш.
ТР Президентының дини оешмалар белән элемтә буенча идарә начальнигы урынбасары В.Козлов идарә эшчәнлеге белән таныштырды. Журналистларга дини оешмаларны яктыртуда аеруча игътибарлы булырга кирәклеген ассызыклады. В.Шевчук журналистларга тикшерелгән мәгълүматларга гына таянып эшләргә кирәклеген әйтте, толерантлык идеологиясен тарату бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: журналист

2
X