Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Зөлфия ВИТАКОВА: «Нәтиҗәсе еллар узгач күренә»

Шәһәребездә биергә өйрәнергә теләге булган балалар өчен бию түгәрәкләре, бию коллективлары эшләп килә. Әнә шундый бию ансамбльләренең берсе - "Пируэт". Аларны белмәгән кеше юктыр. Чөнки әледән-әле төрле конкурсларда катнашып, алдынгы урыннарны яулап киләләр. Җитәкчесе - ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфия Витакова белән алып барган әңгәмәбез бию коллективы хакында. Әңгәмәдәш: Розалия...

Шәһәребездә биергә өйрәнергә теләге булган балалар өчен бию түгәрәкләре, бию коллективлары эшләп килә. Әнә шундый бию ансамбльләренең берсе - "Пируэт". Аларны белмәгән кеше юктыр. Чөнки әледән-әле төрле конкурсларда катнашып, алдынгы урыннарны яулап киләләр. Җитәкчесе - ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфия Витакова белән алып барган әңгәмәбез бию коллективы хакында.


Әңгәмәдәш: Розалия МОСТАФИНА
- Зөлфия Илдусовна, "Пируэт" үрнәк бию коллективына ничә "яшь"?
- "Пируэт" 1997 елда оешты. Шул елны беренче наборым иде, һәм беренче тапкыр малайларны һәм кызларны туплап эшли башладым. Алар 5 нче мәктәптә махсус бию классы буларак оешты. Димәк, безгә 15 яшь була, үзенә күрә кечкенә генә юбилеебыз.
- Бию сәнгате өлкәсенә ничек килеп кердегез?
- Смоленскидагы физкультура һәм спорт институтын тәмамлагач, нәфис гимнастика буенча тренер белгечлеге алып чыктым. Тик, язмыш шулайдыр, ике генә ел тренер булып эшләдем. Алдагы тормыш юлым хореография белән бәйләнде, менә 24 ел инде хореограф хезмәтен башкарам. Институтта алып чыккан белгечлегем әлеге юнәлештә бик нык ярдәм итте. Мәктәптә укыганда II сыйныфтан X сыйныфка кадәр Лениногорскидагы спорт мәктәбендә гимнастика белән шөгыльләндем. Андагы тренерларыма бүген дә рәхмәтлемен. Башта безне йөзү бассейнына алып барганнар иде. Берничәбезне буй кыска булганга алмадылар. Әй, гарьләнеп елаган да идем, тренер безне кызганып: "Моннан ерак түгел, спорт мәктәбе бар, шунда барып карагыз әле", диде. Һәм барганыма үкенмим дә.
- Сезнең уңышлардан баш әйләнерлектер...
- Конкурсларда сынатмаска тырышабыз. Балалар белән 2000 елдан соң нәтиҗәләргә ирешә башладык. 2001 елда "Роза ветров" Бөтенроссия конкурсында I урын яуладык. Ул София шәһәрендә узды. 2002 елда җиңелләрдән булмаган республика конкурсында да алдынгылыкны кулдан ычкындырмадык. "Балачак ритмнары" дип аталды ул. Анда һаман шул беренче туплаган төркемем чыгыш ясады. Шул ук конкурста 2005 елда Гран-прига лаек булдык.
"Созвездие - Йолдызлык" конкурсына да аерым тукталасым килә. Әлеге фестиваль ярдәмендә хореография үсә, киңәя бара. Монда эшләнгән эшләр барысы да балалар өчен, аларның осталыкларын ачу өчен оештырыла. Һәм бу конкурста призлы урыннарны яулау - бик зур дәрәҗә. 2004 елда Казанда узган фестивальдә лауреат исеме алдык. 2008, 2010 елларда да I урын безнең кулда иде. Яз айларында булып үткән "Колибри - 2012" республика конкурсын әйтеп үтәсем килә. Монда нәни биючеләрдән торган 60лап коллектив катнашты. "Пируэт" бию коллективының кечкенә төркеме Гран-при яулаганга мин бик шат. Кечкенәләрне конкурсларда катнаштырганым юк иде, ә алар оста һәм талантлы булып чыкты.
- Зәвык белән тектерелгән костюмнар биюнең мәгънәсен тулысынча ачып бирәдер. Костюмнар белән эш ничегрәк тора диюем.
- Әлбәттә, финанс чыгымнарының күбесе әти-әниләр җилкәсенә туры килә. Костюмнарга да алар акча түли. Шулай ук "Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте өч комплект костюм тегеп бик зур ярдәм күрсәтте. Әти-әниләр белән миңа, русча әйткәндә, повезло. Миңа карата ышаныч күрсәтүләре эшемә көч-куәт бирә. Билгеле булганча, бию өлкәсендә еллар үткәч кенә нәтиҗәсен күрергә мөмкин. Нәтиҗәнең буласына ата-аналарның өметләре зурдан.
- Белүемчә, "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" фонды тарафыннан үткәрелүче фестивальдә катнашып, призлы урыннар яуладыгыз...
- Әйе, "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестивалендә катнаштык һәм 2011 елда халык биюләре номинациясендә I урынны алдык, ә бер елдан соң безне анда фестиваль кунаклары буларак чакырдылар.
- Ә балалар, ягъни укучыларыгыз турында ни әйтерсез?
- Гадәттә, төркем туплану барышында 30лап бала җыела. Ә инде ел ахырына шуларның иң түземлеләре, чыдамнары, репетицияләрне калдырмыйча зур теләк белән йөри торганнары гына кала. Кечкенә төркемдәге балалар белән биюләрне уен формасында алып барабыз. Алар белән башкача мөмкин дә түгел, 4-5 яшьлекләр генә ич. Иң зур төркемдә хәзер X - XI сыйныфлар. Форсаттан файдаланып, чыгарылыш егет-кызларга уңышлар, булачак һөнәрләрен дөрес сайлап, яратып башкаруларын телим.
- Зөлфия Илдусовна, үрнәк бию коллективын җитәкләү авырмы?
- Җиңел димәс идем. Монда да, дәрестә кебек, балаларны кызыксындыра белергә, игътибарларын тупларга кирәк. Әледән-әле яңа бию сюжетлары уйлап чыгарырга тырышасың. Ул бию хәрәкәтләре кайвакыт балаларның үзләреннән дә килеп чыга. Ә «Үрнәк бию ансамбле» дигән исемне 2002 елда алдык, 2011 елда расладык. Бу безнең күп еллык хезмәткә бәя бирү дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: