Заман сулышы

31 май 2012 яңалыклары

  • 31 май 2012 - 11:57
    Авылым иртәсе
    (Нәсер) Әкрен генә,бөтен җиһанны тутырып чыгып килүче кояшның нурлары табигатьнең бар тереклеген шифасы белән иркәли. Әйтерсең лә, кояш болай дип эндәшә сыман: "Уяныгыз, җиһанда таң атканда өлешсез калмагыз. Нечкә үлән сабаклары, зәңгәр кыңгырау чәчәкләре, сары күзле ромашкалар, аксыл-йомшак кылган үләннәре - әйдәгез, барыгыз да чык бөртекләрен үзегезгә сеңдереп калыгыз, яктылыкка...
  • 31 май 2012 - 11:54
    “Мин Тукайга киләм”
    Тимәш авылы мәктәбе урнашкан урам "Школьная" дип аталса да, авыл халкы өчен дә, Тимәшне үз иткәннәр өчен дә мәктәп гомер-гомергә Утыз Имәни урамында. Утыз Имәни - авылның зур урамы исеме. Бөек мәгърифәтченең мәңгелек йорты да Тимәш авылында. "Мин Тукайга киләм" кичәсендә үзләренең ничек итеп бөек шагыйребез - Тукайны олылаулары турында...
  • 31 май 2012 - 11:53
    Янгыннан интегәбез
    Янгыннан интегәбез 13 - 20 май аралыгында шәһәр һәм районда 6 янгын очрагы теркәлгән, 34 ялган шалтырату кабул ителгән. Мичне артык кыздырган 13 майда 16 сәгать 57 минутта 66 нчы янгын сүндерү частеның диспетчер пультына Керкәле авылы, Ленин урамында янгын чыгу турында хәбәр килә. Әйтелгән адрес буенча бару белән 3х6...
  • 31 май 2012 - 11:50
    Паспортыңа күз сал
    Татарстан Республикасы буенча Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең Лениногорск районы буенча бүлеге халыкка Россия Федерациясе гражданы паспортларын үзвакытында алыштыру кирәклеге турында исләренә төшерә. Паспортның гамәлдә булу сроклары: 14 яшьтән - 20 яшькә чаклы; 20 яшьтән - 45 яшькәчә; 45 яшьтән - срогы чикләнмәгән. Шуны искәртәбез, Россия территориясендә яшәүче һәм 14...
  • 31 май 2012 - 11:41
    Бер үк юлда йөриләр
    Балигъ булмаганнар эше буенча чираттагы комиссия утырышы үткәрелде. Анда яшьләрнең сәгать 10ннан соң урамда йөрүләре, шул ук вакытта исерткеч эчемлек кулланулары, машина йөртү хокукы булмыйча, исерек килеш руль артына утырулары һәм башка төр беркетмәләр каралды һәм ачыкланды. 1994, 1995, 1996 елгы яшүсмерләргә җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тиешле дәрәҗәдә тота белмәве сәбәпле...
  • 31 май 2012 - 11:36
    Зөлфия ВИТАКОВА: «Нәтиҗәсе еллар узгач күренә»
    Шәһәребездә биергә өйрәнергә теләге булган балалар өчен бию түгәрәкләре, бию коллективлары эшләп килә. Әнә шундый бию ансамбльләренең берсе - "Пируэт". Аларны белмәгән кеше юктыр. Чөнки әледән-әле төрле конкурсларда катнашып, алдынгы урыннарны яулап киләләр. Җитәкчесе - ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфия Витакова белән алып барган әңгәмәбез бию коллективы хакында. Әңгәмәдәш: Розалия...
  • 31 май 2012 - 11:19
    Һәр татарның якын дусты
    1980 нче еллар ахырында Эстониядә булган кешеләр: "Эстоннар өендә үз телләрендәге газет-журналлар икешәр-өчәр данә була", -дип сөйлиләр иде. Чөнки һәр гаилә икешәр-өчәр данә яздыралар икән. Сәбәбен сорагач: "Без бит аз санлы халык, шулай эшләмәсәк, туган телебездәге матбугат бетәчәк, аны бетерәчәкләр", - дип әйтәләр, ди. Мөхтәрәм милләттәшләр! Без аз санлы халык...
  • 31 май 2012 - 11:17
    Иң зур шатлыклары – юллар
    Сарабиккол - райондагы иң ерак авылларның берсе булгангамы, анда сирәгрәк барыла. Барган-барган озаккарак дип, шимбә көнне иркенләп шул якка юл тоттык. Сәфәребезне мәктәптән башларга булдык. Укытучылар безне мәктәп яңалыклары белән таныштырган арада, һәрвакыттагыча, елмаеп авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина килеп керде. Бүгенге көндә Сарабикколда халык күптән көткән бик зур эш...
  • 31 май 2012 - 11:14
    Вакыйганы дөрес җиткерү мөһим
    Үткән атнада Әлмәттә ТР Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте үсеше мәсьәләләре буенча комиссия рәисе - "Татмедиа" җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук җитәкчелегендә "Экстремизм һәм терроризм белән көрәш чарасы буларак массакүләм мәгълүмат чаралары" темасына семинар-киңәшмә үтте. Семинарда республиканың көньяк-көнчыгышы массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини оешма вәкилләре, ФСБ идарәсе, прокуратура,...
  • 31 май 2012 - 11:13
    Китап белән дус бул
    Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә "Ачык ишекләр" көне узды. Ул китапханәнең 55 еллыгына һәм Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган иде. Бәйрәмгә килүчеләр китапханә алдындагы мәйданчыкта бер-берсе белән китап алышып, үзләренә башка төрле, кызыклы басмалар алып китте, ә китаплар яңа укучысын тапты. "Китап белән дуслаш" дигән викторина барышында катнашучылар үзләренең күп укыганлыкларын һәм...
  • 31 май 2012 - 11:12
    Авыл җирлеге башлыгы – лауреат
    Казанда ТР Эчке эшләр бүлегенең актлар залында "Закон территориясе" дигән республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Конкурс авыл җирлекләре, муниципаль район һәм шәһәр округлары, югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, шәхси сак предприятиеләре арасында үткәрелә. 196 материал тапшырылып, шуннан 35 җиңүче һәм лауреатлар билгеләнгән. Бүләкләнүчеләр арасында Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы...
  • 31 май 2012 - 11:06
    «Бәхетле елмаюлар көне»
    Кара алтын табучылар хөрмәтенә куелган Монумент янында ел саен традицион рәвештә уку елына йомгак ясап, шулай ук Халыкара балаларны яклау көнен каршылап социаль-педагогик комплекс бәйрәм оештыра. Аның быелгысы "Бәхетле елмаюлар көне" дип аталды. Әйе, балаларның шатлыклы елмаюлары гына тирә-якны гүзәллек дөньясына әверелдерә. Бәйрәмдә катнашучылар- 2нче, 5нче мәктәпләр, 12нче лицей укытучылары...
Реклама