25 июнь 2020 яңалыклары
-
Якташ җырчыбыз Люция Мусинаның уллары армиягә киткән
Җырчы, якташыбыз Урдалы авылы кызы Люция Мусина белән җырчы Рөстәм Закировның уллары армиягә киткән.
-
Миңнеханов Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча Кремльгә якын участокта тавыш бирде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тавыш бирүнең беренче көнендә сайлау участогында булды һәм Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча үз фикерен белдерде. Бу хакта «Татар-информ»га республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
ТР мөфтие төзәтмәләр буенча тавыш бирү турында: дин тотучыларга читтә калмау бик мөһим
ТР мөфтие төзәтмәләр буенча тавыш бирү турында: дин тотучыларга читтә калмау бик мөһим.
-
Киләсе атнада ничек ял итәбез
Эш атнасы бер көнгә кыскарачак
-
Лениногорск районында тавыш бирү башланды
25 июньнән Лениногорск районында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү башланды.
-
Беренчеләрдән булып район башлыгы Рәгать Хөсәенов тавыш бирде
25 июньнән РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү башланды.
-
Марат Хөснуллин: Татарстан барлык илкүләм проектлар буенча илдә алдынгылар өчлегендә
Барлык илкүләм проектлар буенча республика тотрыклы рәвештә бөтен илдә алдынгылар өчлегендә бара. Бүген Казан Ратушасында Татарстанның 100 еллыгына әзерлек һәм билгеләп үтү буенча оештыру комитеты утырышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин шулай дип белдерде.
-
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫН АРТТЫРГАННАР
Премьер-министр Михаил Мишустин югары уку йортларына өстәмә 11,4 мең бюджет урыны билгеләү буенча карарга кул куйды.
-
Лениногорскида узган тәүлектә коронавирусның яңа очрагы ачыкланды
Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 40 яңа очрагы ачыкланган, бер очрак - Лениногорскида.
-
Вәлиев: Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә бар кешегә дә катнашырга кирәк
Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 1 июльдә булачак. Язучы Рәзил Вәлиев фикеренчә, гомумдәүләт сәяси чараларында катнашу һәр гражданин һәм тулаем ил өчен бик мөһим.
-
Владимир Путин Татарстан халкын ТАССР төзелүгә 100 ел тулу белән котлады
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан халкын ТАССРның төзелүенә 100 ел тулу белән котлады. Котлау тексты Россия Президенты сайтында чыкты.
-
Татарстан мөселманнары быел хаҗ кыла алмаячак
Дөньядагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне истә тотып, Согуд Гарәбстаны хакимияте чит ил хаҗилары өчен хаҗ кылу мөмкин булмаячагы турында рәсми рәвештә белдерде. Димәк, Россия, шул исәптән Татарстан мөселманнары да быел хаҗ кыла алмаячак. Бу турыда Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.
-
Лениногорскилылар алдакчылар корбаны булган
Шушы көннәрдә Лениногорскида яшәүче ике хатын-кыз эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итеп, мошенниклардан зыян күрүләре турында хәбәр иткәннәр. Хокук сакчылары даими рәвештә аңлату эшләре алып барса да, җинаятьчеләр кармагына эләгү очраклары булып тора.
-
Сорау-җавап: “ТӘРӘЗӘГӘ ПӘРДӘ КУЯРГА ЯРЫЙМЫ?”
— Җәйге чорда машинада бик эссе. Кондиционерым юк. Алгы тәрәзәгә тонировка ясату тыела, хәтта пәрдә (шторка) куярга да ярамый икән. Базарда махсус эшләнгәннәре сатыла, шундыйны алып куйган идем, штраф салдылар. Юл сакчылары хаклымы?
-
Ренат Ибраһимов: «Кече кызыма 3 яшь, ә зурысы пенсия яшенә җитте»
72 яшьлек Ренат Ибраһимов үзенең сигезенче баласы һәм яшь хатыны белән тамашачыларын таныштырды.