Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сорау-җавап: “ТӘРӘЗӘГӘ ПӘРДӘ КУЯРГА ЯРЫЙМЫ?”

— Җәйге чорда машинада бик эссе. Кондиционерым юк. Алгы тәрәзәгә тонировка ясату тыела, хәтта пәрдә (шторка) куярга да ярамый икән. Базарда махсус эшләнгәннәре сатыла, шундыйны алып куйган идем, штраф салдылар. Юл сакчылары хаклымы?

 

 

Автоюрист Марат СОЛТАНОВ:
— Кагыйдә буенча, алгы тәрәзәләрнең яктылык үткәрүчәнлеге 70 %тан да ким булмаска тиеш. Алгы (лобовое) тәрәзәгә кояштан саклый торган тасма ябыштырырга ярый, тик киңлеге 140 мм дан артмасын.
Алгы ишектәге тәрәзәгә куела торган пәрдәләр сатыла, әмма ЮХИДИ хезмәткәрләре алар өчен штраф сала ала. Чөнки мондый җайланмалар йөртүченең күрү мөмкинлеген чикли. Аларны машина хәрәкәтләнмәгәндә кую тыелмый. Мәсәлән, автомобиль көн буе кояш төшкән урында тора икән, пәрдәләрне куеп (аның җыела торганнары да бар) китәргә була.

 

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев