Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләсе атнада ничек ял итәбез

Эш атнасы бер көнгә кыскарачак

Россиядә 1 июльне эшләми торган көн дип игълан итү сәбәпле, киләсе эш атнасы бер көнгә кыскарачак. Бу хакта Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

1 июльдә, чәршәмбе көнне Россия Конституциясенә кертеләчәк үзгәрешләр өчен тавыш бирүнең төп этабы узачак.  «Ягъни, 1 июльдә эшләгән гражданнар бу көн өчен икеләтә хезмәт хакы ала, ә бу көнне эшләмәгән кешеләрнең июль өчен хезмәт хакы кимеми», — дип аңлаттылар ведомствода.

Федераль закон нормалары нигезендә, плебисцит көне өчен хезмәт хакы түләү РФ Хезмәт кодексының бәйрәм көннәре өчен хезмәт хакы түләү нормалары буенча башкарыла, дип Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте. Шул ук вакытта 1 июльдә эшләгән хезмәткәрнең теләге буенча аңа башка көндә ял бирелә ала. Бу очракта Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр өчен тавыш бирү көнендә эшләгән өчен хезмәт хакы бер күләмдә түләнәчәк, ә ял көне өчен акча түләнмәячәк.

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев