Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташ җырчыбыз Люция Мусинаның уллары армиягә киткән

Җырчы, якташыбыз Урдалы авылы кызы Люция Мусина белән җырчы Рөстәм Закировның уллары армиягә киткән.

Бу хакта Люция ханым үзенең инстаграм битендә хәбәр итә. Улының фотосын куйган.

"Айрат улым, исән-сау хезмәт итеп кайтырга язсын!" дип язган ул.

Җырчының фанатлары, аның иҗатын яратучылар бары изге теләкләр генә тели: "Исән-имин хезмәт итеп кайтсын", "Бер ел үтә дә китә, кайгырма, исән-сау булсын", "Юлларында яхшы кешеләр очрасын", дип язганнар.

Посттан соң 160тан артык теләк.

"Нинди шәһәргә китте?" дип кызыксынучыларга, "Мәскәү өлкәсе", -  дип җавап биргән Люция Мусина.

Без дә изге теләкләргә кушылабыз. Айрат исән-имин хезмәт итеп кайтсын, әти-әнисен шатландырып торсын. Узган ел Урдалыда булган бәйрәмдә Айратның матур итеп саксофонда уйнавын хәтерлибез. Молодец.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев