Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында тавыш бирү башланды

25 июньнән Лениногорск районында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү башланды.



Лениногорск  шәһәрендә 23, районда 32 сайлау комиссиясе эшлиячәк.

Бүген беренчеләрдән булып  муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов 1809 нчы сайлау участогында тавыш бирде.

Сайлау участогы Геофизик микрорайонындагы 13нче номерлы мәктәбе бинасында урнашкан.

Тавыш бирү процедурасы санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәп уза, кергәндә сайлаучының  температурасын үлчиләр, керү юлы сайлаучылар кисешмәслек итеп ясалганю  Керү бер яктан булачак, чыгу юлы - икенче яктан.

Властьлар санитар куркынычсызлыкның барлык чараларын күрә, шул исәптән участок сайлау комиссиясе әгъзалары битлек, перчаткалар, халатлар, пластик саклау экраннары белән тәэмин ителгән, биналарны даими җилләтеп торачаклар, дезинфекцияләячәкләр. Участокларда битлек режимы эшли, термометрия үткәрелә.

Барлык сораулар буенча сез Лениногорск шәһәре территориаль сайлау комиссиясенә 8 (85595) 5-13-80 телефон номеры һәм Лениногорск районы территориаль сайлау комиссиясе (8 (855595) 5-48-96 номеры буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

ЕКАТЕРИНА МАТЫГУЛЛИНА ФОТОЛАРЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев