Лениногорскида узган тәүлектә коронавирусның яңа очрагы ачыкланды
Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 40 яңа очрагы ачыкланган, бер очрак - Лениногорскида.
Татарстанда авыручыларның 10сы хастаханәдә, 30сы өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча карасак: 18 яшькә кадәр – 1 очрак; 18 яшьтән 30 яшькәчә – 12; 30 яшьтән 50 яшькәчә – 12; 50 яшьтән 60 яшькәчә – 6 очрак; 60 яшьтән 70 яшькәчә – 4; 70 яшьтән 80 яшькәчә – 5 очрак теркәлгән.
Шәһәр һәм районнар буенча: узган тәүлектә Казанда – 22 очрак; Чаллыда – 6; Актаныш, Биектауда – 2; Арча, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорскида , Тукай районында – берешәр, Питрәчтә – 3 очрак расланган.
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 4 мең 350 авырган, шуларның 3 мең 163 е терелгән, шул исәптән 35е узган тәүлектә терелгән, 1 174 кеше дәвалануын дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев