Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан мөселманнары быел хаҗ кыла алмаячак

Дөньядагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне истә тотып, Согуд Гарәбстаны хакимияте чит ил хаҗилары өчен хаҗ кылу мөмкин булмаячагы турында рәсми рәвештә белдерде. Димәк, Россия, шул исәптән Татарстан мөселманнары да быел хаҗ кыла алмаячак. Бу турыда Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

 

Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министрлык сайтында әйтелгәнчә, һиҗри буенча 1441 елда хаҗ бары тик хәзерге вакытта Согуд Гарәбстанында булган азсанлы дин кардәшләребезгә генә рөхсәт ителә.

Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы белән килешү төзегән татарстанлылар тулы күләмдә акчаларын кайтара яки аларны киләсе елның хаҗ сезонына күчерә алачак. «ДУМ РТ Хаҗ» белгечләре клиентлар белән даими элемтәдә тора.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев