Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Марат Хөснуллин: Татарстан барлык илкүләм проектлар буенча илдә алдынгылар өчлегендә

Барлык илкүләм проектлар буенча республика тотрыклы рәвештә бөтен илдә алдынгылар өчлегендә бара. Бүген Казан Ратушасында Татарстанның 100 еллыгына әзерлек һәм билгеләп үтү буенча оештыру комитеты утырышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин шулай дип белдерде.

 

«Татарстан бүген алга киткән төбәк. Социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсе буенча лидерлык позицияләрен биләп тора. Юллар буенча беренче өчлектә, торак буенча беренче урында. Татарстан һәркайда, барлык программаларда алдынгы», — диде ул.

«Казан һәм башка шәһәрләр ничек үсеш алуын күрәбез. Тарихи һәм мәдәни мирас объектлары һәм заманча карарлар ничек үрелеп баруын күрәбез», — дип ассызыклады Марат Хөснуллин.

Ул Татарстанның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча чаралар республика үсешенә үз өлешен керткәнен билгеләп узды. Чаралар республика тарафыннан мөстәкыйль, федераль казна акчаларын җәлеп итмичә диярлек гамәлгә ашырылганын искәртте. Коронавирус планнарга төзәтмәләр кертсә дә, РФ Президенты Указы белән юбилей чаралары 2020 ел дәвамында үткәрелә алуын искә алды.

Марат Хөснуллин Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итү планына 76 чара кертелгәнен әйтте. «Аларны уздыру республиканың милли, мәдәни үзенчәлекләрен, казанышларын популярлаштырырга ярдәм итәчәк», — диде.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/official/25-06-2020/marat-h-snullin-barlyk-ilk-l-m-proektlar-buencha-respublika-ild-aldyngylar-chlegend-5752074

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев