Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилылар алдакчылар корбаны булган

Шушы көннәрдә Лениногорскида яшәүче ике хатын-кыз эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итеп, мошенниклардан зыян күрүләре турында хәбәр иткәннәр. Хокук сакчылары даими рәвештә аңлату эшләре алып барса да, җинаятьчеләр кармагына эләгү очраклары булып тора.


 
Беренче очракта 49 яшьлек лениногорскилы 400 мең сумга якын акчасыннан колак каккан. Ачыкланганча, ул бер интернет сайтында акчасын арттыра алуын вәгьдә итүче белдерүгә тап булган. Теркәлү узганнан соң, аңа билгесез ир-ат шалтыратып, акча эшләү мөмкинлеген тәкъдим иткән һәм банк картасы реквизитларын сорап алып, билгеле бер счетка 15 мең сум акча күчерергә, ә аннары тагын кредит алырга күндергән.  

Әлеге хатын-кыз барлык таләпләрне үтәгән: ике кредит рәсмиләштереп, якынча 400 мең сум акчаны җинаятьчеләр әйткән счетка күчергән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.


Телефоннан үзләрен банкның саклык хезмәте вәкилләре итеп таныштырып, халыкның акчасын үзләштерү очраклары әле дә теркәлеп тора. Мошенниклар  шалтыратып, гражданнарга аларның банк картасыннан акча күчерергә теләүләре яки кредит рәсмиләштерүләре турында хәбәр итәләр, бу фактларны кисәтү өчен карта реквизитларын һәм шул исәптән карта артындагы өч санны әйтеп бирүләрен сорыйлар.
Әлеге “схема” турында инде бик күп сөйләнгән булса да,  55 яшьлек лениногорскилы ханым ялганчыларның чираттагы корбанына әйләнгән.

Шалтыратучы кешегә ышанып, ул кушканнарны үтәп, әлеге хатын-кыз 21 мең сумнан артык акчасын югалткан.  

Лениногорск эшчке эшләр бүлеге тагы бер кат искәртә: банкларның картадан законсыз акча күчерүгә бәйле сорауларны хәл итә торган бердәм куркынычсызлык хезмәте юк. Моннан тыш, банк вәкилләре сезгә үзләре андый сорау белән мөрәҗәгать итмиячәк. Әгәр дә картагыз белән нинди дә булса проблемалар килеп чыга икән, аның арткы ягында күрсәтелгән клиент хезмәте номерына үзегезгә шалтыратырга кирәк.

 

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев