Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Исегезгә төшерәбез: Уразаны ниләр боза?

Онытмасак иде: бу айда безнең күзебез дә, колагыбыз да, телебез дә, йөрәгебез дә ураза тота.


Уразаны ниләр боза?
Белә торып ашау, эчү һәм якынлык кылу;
Тәмәке тарту;
Үзен костыру;
Канаган тешнең канын йоту;
Кан салдыру.


Нинди эшләр уразаны бозмас?
Онытып ашау һәм эчү;
Астма белән авыручыларга, үпкәләрне киңәйтеп, сулышларын җиңеләйтеп җибәрү өчен авызга кислород өрдерү;
Йоклаганда юешлек (мәни) килү (үз ихтыярың белән булганда ураза бозыла);
Ялгыш тамакка төтен, тузан яки черки, чебен керү;
Душта коену, әгәр дә тамакка су китмәсә;
Ислемайлар куллану.


Ураза тотканда ниләр киңәш ителми?
Теш пастасы куллану;
Ризыкны тәмләп карау;
Сагыз чәйнәү, әмма баллы сагыз уразаны боза;
Шәһвәт уянырлык дәрәҗәдә ир белән хатынның кочаклашуы һәм үбешүе;
Какырыкны йоту. Ә гәр авызга какырык килсә, аны мөмкин кадәр төкереп ташлау яхшы.


Кемнәргә ураза тотмаска рөхсәт ителә?

Ураза тотмаслык авыру кеше;
Бик карт кеше;
Йөкле һәм имезүче хатыннар, әгәр дә балаларына зыян килер дип курыксалар. Хатыннарга хәез (күрем) ним нифас (бала тапканнан соң кан килү) вакытларында ураза тоту тыела.


Ураза тотучыга нинди эшләр тыела?
Рамазан аенда ашау-эчүдән генә түгел, бөтен гөнаһлардан тыелырга тиешбез, югыйсә, уразабызга зыян китерергә мөмкин;
 
Онытмасак иде: бу айда безнең күзебез дә, колагыбыз да, телебез дә, йөрәгебез дә ураза тота;
Ихластан ураза тотучының йөрәге тәкәбберлектән, көнчелектән, икейөзлелектән, ачудан пакь булыр;
Ураза тотучы сурәтләр, бозык фильмнар карамас, гайбәт, ялган сүзләр сөйләмәс һәм тыңламас, кешеләр белән тарткалашмас һәм кешеләрне тиргәмәс.


Аллаһның рәсүле (с.г.в.) әйтте: «Әгәр дә берәрегез ураза тотса, бозык сүзләр сөйләмәсен һәм кычкырышып йөрмәсен. Әгәр дә аны берәрсе ачуланса: «Мин ураза тотамын», - дисен ».

Чыганак:  http://baltaci.ru/news/din-%D2%BB%D3%99m-tormyish/isegezg-tsherbez-urazany-nilr-boza

pixabay.com/ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев