Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Мансур хәзрәт Җәләлетдин Рамазан ае турында: Уразаны гадәттәгечә тотачакбыз

Быел изге Рамазан ае 24 апрельдә башлана. Коронавирус инфекциясе таралуга да карамастан, мөселманнар уразаны гадәттәгечә тотачак. Казанның Мәрҗани мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

 

«Алла боерса, дин кушканнарны үтәп, ураза тотачакбыз. Ислам һәм дин – ул кыенлык түгел, киресенчә, җиңеллек кенә», - диде Мансур хәзрәт.

Әгәр карантин дәвам итә икән, ифтар мәҗлесе өйдә үткәреләчәк, беркем дә мәчеттә җыелмаячак, дип искәртте Мансур хәзрәт.

Ул мөселманнарны үзләренең һәм якыннарының сәламәтлеген сакларга, мөмкин булганча өйдән чыкмаска чакырды.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X