Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Лениногорскилыларга ҖОМГА КОЙМАГЫ

Пәйгамбәребез: "Аллаһыга тәкъва(әмерен үтәүче, хәрамыннан тыелучы) булган кеше өчен байлыктан зарар юк. Аллаһыга тәкъва булган кеше өчен сәламәтлек байлыктан яхшырак. Күңел чисталыгы Аллаһының рәхмәтеннәндер", - дигән.

"Шәригать карашында мал вә байлык начар. Шәригать карашында байлык вә мал мактаулы. Бу ике дәгъва һәр икесе дөрес.
"Шәригать каршында байлык вә мал сөексез", – дигән сүздән максат хәләл вә мөбах юллар белән табылмаган, Аллаһы вә бәндәләр хакы чыгарылмаган, гөнаһ эшләргә сәбәп вә чара булган байлык вә дәүләттер. Хәдисләр шундый байлыкны яманлыйлар. 

"Шәригать каршында байлык начар түгел, бәлки мактаулы" дигән сүздән максат хәләл вә мөбах юллар белән табылган, тиешле хаклары бирелгән, Аллаһы риза була торган эшләргә һәм хәяткә тотылган байлыклар. Мондый байлыкның мактаулы вә хуҗасы да зур дәрәҗәләргә лаек булачагында шөбһә юк. Аллаһы Тәгалә мал сарыф итүнең саваплы эш икәнлеген бик күп аятьләрдә искә ала. Бу турыда хәдисләр дә күп. Байлык булмаганда, өстеңдә булган бурычларны үтәп көн үткәрү, әлбәттә, авыр эш.

Кеше яшәгәндә малсыз булдыра алмый, кабергә керүче дә кәфенгә мохтаҗ. Әгәр дә байлык шиксез начар булса, аны саклау вә яклау тиешле эш булмас, Рәсүлүллаһ та: "Малы сәбәпле үтерелгән кешегә шәһид савабы бирелер", — димәс иде. Рәсүлүллаһ үзе дә "Фәдәк" исемле урынның уңышыннан һәм моннан башка рәвешләр белән дә бер еллык азык әзерли иде" Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 197нче хәдис. 1916.

Йә, Раббым. Безгә хәләл маллар, җан һәм тән саулык насыйп әйлә. Бәракәтсез тормышлардан сакла.

https://vk.com/irekmaydani

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев