Азат Абитов йөзләгән кеше алдында Гөлсирингә тәкъдим ясады
Кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Ваһапов фестивале йолдызлары” концерты барышында Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.
"Минем өчен дулкынландыргыч мизгел. Җитди адым ясыйм. Гульсик, бары бер сорау гына бирәм. Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?" - диде ул.
Азатның, тезләнеп, Гөлсирингә чәчәкләр бәйләме һәм йөзек бүләк итүенә йөзләгән кеше шаһит булды.
Гөлсирин Абдуллина сөйгәненең тәкъдименә "әйе" дип җавап бирде. Гөрләтеп кул чапкан тамашачы яшь парга бәхетләр теләде.
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24705
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев