Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Бу минем унтугызынчы авариям. Ходайга рәхмәтлемен. Ул мине саклый

Ринат Рәхмәтуллинның юл һәлакәтенә очравы билгеле булды.

 

«Бу хәл 24 февральдә Самарага барганда булды. Машинада үзем генә идем. Борылганда тизлекне дөрес сайламаганмын. Рульне бордым, ә тәгәрмәчләр борылмады. Су астында боз булган икән. Шулай итеп борылырга кирәк булганда, турыга киттем. 15 метр очтым.

Машинадан чыктым. Үзем гел канда идем. Соңыннан әкрен генә юлга чыктым. Ул федераль трасса түгел, шуңа күрә машиналар еш йөрми. 800-900 метр ераклыкта авыл бар. Шул авылдан бер машина чыкты. Анда ике кыз һәм бер егет бар иде. Алар миңа ярдәм итте. Полиция, ашыгыч ярдәм машинасын чакырттык.

Сул кулым ике урында сынган, кабыргам имгәнгән, аягым да авырта, баш мием селкенгән. Кулым гипста. Шулай да концертларны куюны дәвам итәм. Җырлыйм, әмма бии алмыйм. Бүген генә Әлмәттә концерт булмады, коронавирус дип концерт куярга рөхсәт итмәделәр.

Әле авариядән соң больницада ятканда, төркемем ике концертны үзе генә куйды. Аларга рәхмәт.

- Ходайга рәхмәтлемен. Ул мине саклый. Бу минем унтугызынчы авариям», — диде Ринат.

 

https://intertat.tatar/

http://aznakaevo-rt.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев