Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Данир Сабиров Елена Малышева һәм Дмитрий Губерниевны кунак итте

Татар эстрадасы артистлары үзләренең актив тамашачылары арасында еш кына кызыклы бәйгеләр уздырырга яраталар.

Бүгенге көндә җырчы Ришат Төхвәтуллин аккаунтында бер-бер артлы ике бәйге бара.

Данир Сабиров та башкалардан калышмаска булган. Юморист үзенең «коллегаларын» эзли, ягъни пародия осталарын барлый. Артист игълан иткән бәйге шартлары буенча катнашучылар берәр танылган шәхескә пародия ясап, видео җибәрергә тиеш. Ә Данир исә әлеге видеолар белән үзенең Инстаграм тасмасында уртаклашып бара.

Шулай итеп, Данир Сабиров аккаунтында инде Владимир Путин, Елена Малышева, Зөлфәт Зиннуров, Рамзан Кадыйров һәм Дмитрий Губерниев кунакта булып китте.

Бәлки сезнең арада да талантлы пародия осталары бардыр? Мөмкинлекне ычкындырмагыз, дуслар!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @danir_sabirov87

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев