Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Элвин Грей белән Гүзәл Уразова дуслашканмы?

Гүзәл Уразова яшь җырчы Радик Юльякшинны бергә башкарган «Красивая, хорошая» җырының хокукларын үзенә алуында гаепләде.


 

 

 Бер ел узгач, артистлар дуслашырга булганнар. Бу хакта Гүзәл инстаграм аша хәбәр итте.

«Конфликт исчерпан! Хәтерлисезме бу сүзне? «Татар җыры» фестивале матбугат конференциясендә безнең @elvin_grey_music белән булган аңлашылмаучанлыкны тагын искә алдылар. Кайберәүләр аны һаман да ясалма пиар булган дип уйлый икән. Ясалма әйбер булмады, чын хәл булды, дуслар! Әмма бүтән булмасын иде. Хәзер безнең арада бар да яхшы. Салават абый белән дә дуслашты Радик», – ди Гүзәл.

Моннан тыш, Гүзел тиздән безне әлеге дуэттан яңа җыр көтәчәген игълан итте. Бу юлы артистлар нәрсә башкарырлар? Анысы сер булып кала.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @guzelurazova

http://sarman-rt.ru/

 


 
 
 
 

 
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев