Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Элвин Грей: “Көтә-көтә көтек булдым”. Җырчыны 820 меңгә алдаганнар?

Заманасы шундый: әз генә авызыңны ачып торсаң, төп башына утыртып китәләр. Инде һәр нәрсәдә сак булырга өйрәндек – фатир ишеген таныш түгел кешегә ачмыйбыз, кибеттә сөт белән ипинең составына кадәр укыйбыз, зуррак әйбер алуны әйтәсе дә юк – йөз кат тикшерәбез. Башта берничә сайтта кайтавазларын укыйбыз, аннан кибеткә барып капшап карыйбыз, бәяләрен чагыштырабыз... Кыскасы, катлауландык – тормыш шулай өйрәтә. Әле шуның өстенә дә алданучылар адым саен. Әнә, Лилия һәм Илгиз Бикмөхәммәтовлар 95 мең сумнарыннан колак каккан, ә җырчы Радик Юльякшин 820 меңлек кухнясыз кала язган...

“Ташламага кызыктык”

– Без Башкортстаннан Казанга күченеп килдек, – дип сөйли башлады Лилия Бикмөхәммәтова, редакциягә керә-керешкә. – Әле шәһәрне начар беләбез, шуңа күрә үзебез яшәгән Габишево бистәсе тирәсендәге кибетләргә генә йөрергә тырышабыз. Фатирыбызга яңа кухня гарнитуры алырга уйлагач та, ерактан эзләп йөрергә шикләндек. Иң якын кибетне интернеттан гына белештек тә, навигаторны кабызып, туп-туры шунда кузгалдык. Казанның Тихомирова, 11 адресы буенча урнашкан “Заретта Казан” кибете иде ул. Бу сату ноктасы турында алдан белешергә, интернеттан кайтавазларын актарырга баш эшләмәде. Җитмәсә, анда 60 % ташлама дип язылган иде – безгә шунысы җитә калды, кармакларына каптык. Шулай итеп, 18 августта “Заретта”дан 95 мең сумга кухня гарнитурына заказ биреп кайттык. Әлеге бәянең яртысын шундук түләргә куштылар. Янәсе, аванс күчмичә завод безнең кухняны ясарга тотынмый. Алар җиһазны ясап бетергәч, икенче яртысын да түлисе, шуннан соң гына өеңә китереп урнаштыралар икән. Барысын да алар кушканча эшләдек, ике арада килешүләр төзедек. Тик менә-менә өйгә кайтырга тиешле гарнитур гына күренмәде, ә кибет хуҗасы Марина Морозова шалтыраткан саен яңача акланды... 

* * *
“Максатыбыз – аны кеше алдаудан туктату”

“Заретта Казан”ның тагын бер корбаны – Алинә, фамилиясен язмауны үтенде. Алинә дә бу кибеттән 100 меңлек кухня гарнитурына заказ биргән, бәясен тулысынча алдан түләп куйган. Нәтиҗәдә, кухня да юк, акчаны да кайтарырга җыенмыйлар. 
– Кухня гарнитуры сайлауга җитди карадым, ирем белән ул кибеткә бик нык әзерләнеп бардык, – диде Алинә. – Интернетта “кухня Казан” дип җыю белән, беренче чиратта, “Заретта” чыга иде. Димәк, болар рекламага акчаларын кызганмыйлар, шактый саллы кибет дигән фикер туды. Башта “Заретта”ның рәсми сайтын өйрәндек. Әһә, күптән эшли, бер көнлек кенә фирма түгел икән, диештек. Аннан интернеттагы кайтавазларны җентекләп укыдык. Рейтингы башка конкурентларыныкы кебек үк – уртача, кайтавазларның да төрлесе бар. Зарланучылар күбесенчә гарнитурны озак көтәргә туры килүен язган. Ә без ашыкмыйбыз да, чөнки өйдә ремонт бара, ул вакытта 1-2 ай көтәргә риза идек. Шулай итеп, “Заретта Казан” үзенә җәлеп итте. Биредә сентябрьдә заказ биргән гарнитурыбызны ноябрьдә китерәчәкләр дип сөйләштек, кибетнең менеджеры белән гел хәбәрләшеп тордык. Ләкин кухняны куяр көн килеп җиткәч, тегеләр күренмәде. Кибетләренә барсак – бик­ле, телефоннарын да алмыйлар.

* * *
Элвин Грей:  “Кухня көтә-көтә көтек булдым”

“Заретта” фирмасыннан гарык булучылар рәтендә популяр җырчы Радик Юльякшин да бар. Узган җәй Элвин Грей Казанның Салмачы бистәсендә ике катлы зур йорт салып чыкты. Биек койма артына качып, яшерен-батырын эшләмәде ул. Төзелеш барышында Радик өенең эчен видеога төшереп, халыкка күрсәтеп, мактанып та алды. Шул видеода җырчы беренче эш итеп “Заретта” фирмасын искә ала. “Бар да шәп, өем әйбәт, мин теләгәнчә килеп чыкты. Менә бер генә “ләкин” бар: кухня гарнитурымны һаман куеп бетерә алмыйлар. 

Фото: скриншот инстаграм

http://saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев