Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Илсөя Бәдретдинова: Разве мәхәббәтсез яшәргә ярый инде?!

Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова белән әңгәмә оештырып алдык.

— Сезнең кебек кечкенә авылда да, зур авылда концерт куеп йөрүче юктыр. Шушы авылларга сезне нәрсә тарта?
— Мин үзем авыл кызы. Бервакытта да «авылларда дәрәҗәмне төшереп йөрим» дигән фикер булмады. Җәелеп китеп, үзебезчә – авылча, бөтенебез бергә кушылып утырган, энергетикалы концертлар үземә бик ошый. Минем төркемдә бөтенесе авыл балалары, без бик теләп йөрибез.


Туры сүзле булу, турыдан ярып әйтү тормышта сезгә күбрәк комачаулык тудырамы, әллә киресенчә ярдәм итәме?
— Кайбер вакытта комачау да итә. Минем натурам шундый, мин аны берничек тә үзгәртә алмыйм һәм үзгәртәсем килми дә. Миңа шулай яшәве кулай, мине шулай кабул итсәләр итәләр, итмәсәләр юк инде. Төрле фикерләр булды, әлбәттә, анда инстаграмда язучылар арасыннан начар фикердә булганнары да бар. Нишләтәсең, без бөтенебез дә кешеләр, менә мин ничек бар шундый инде. Кемгәдер яраклашырга тырышып яши белмим.


Иҗатыгыз белән шактый зур-зур түрәләрне дә чеметеп аласыз, алардан сезгә яңадан эләкмиме?
— Төрле вакыт була.


Сезне әбиләр дә, бәбиләр дә ярата, яшь чикләве юк. Бер яктан караганда, сезнең иҗатыгыз өлкән буын кешеләре өчен түгел кебек, әмма өлкән буын сезгә “безнең Илсөякәй” дип кенә тора. Моның сере нәрсәдә?
— Белмим, аңлата алмыйм аны. Мин концерт программасы ясаганда, яшьләрчә җырлар, татар халык җырлары, әбиләр тыңлый торган җырлар да булсын дим. Мин инде 16 ел эстрадада. Минем концертларда кавышып гаилә корган парлар күп. Алар бер елны киләләр бер бәбиләре белән, берничә елдан тагын икенчесе белән. Минем иҗатымда кайнап, бергә-бергә үсә торганнар алар. Бик күңелле инде. Сере нәрсәдә икәнен әйтә алмыйм. Тормышны, кешеләрне яратырга кирәк. Ничек бар, шундый булырга кирәк.


Сез үзегезнең тиң ярыгызны очратырмын дип уйлыйсызмы? Яки инде гашыйк булдыгызмы?
— Юк, мин әлегә ул темага бер әйбер дә әйтә алмыйм. Берәр нинди төпле яңалык булса, беренчеләрдән булып пресса беләчәк (көлә). Алардан качып булмый.


Мәхәббәт барлыгына ышанасызмы?
— Әлбәттә, әлбәттә, разве мәхәббәтсез яшәргә ярый инде?! Миңа калса, бөтен дөнья белән мәхәббәт идарә итәдер кебек.


Сезнең инстаграм челтәрендәге фотолар астына халыкның мактап язган комментарийлары белән хурлап язганнары да була. Сез моңа ничек карыйсыз?
— Бик кулай карыйм. Һәрбер кешенең үз фикере булырга мөмкин. Мин берсен дә кара исемлеккә тыкмыйм, алай дисәм дә, өч кешене тыктым, чөнки гел сүгенү сүзләре белән яза башладылар. Мин аларның директына мине яратмаганыгызны аңладым, ләкин шушы фикерегезне төгәлрәк, сүгенү сүзләрсез яза алмассыз микән дип, язып карадым, алай да аңлата алмагач, кара исемлеккә керткәнем булды, барлыгы өч кеше. Төрлечә язалар, бик ямьсез сүзләр дә язалар, мин моңа ияләшеп беттем инде хәзер. Күңелгә миңа язганнары түгел, ә кешеләрнең шундый сай фикер йөртүләре бәрә. Ээх, тормыш шундый матур, нишләп шундый гайбәткә кереп, пычракта казынып яшиләр микән инде бу кешеләр дип уйлап куям.


Бар шундый аккаунтлар, алар махсус миңа пычрак сүзләр язу өчен тудырылган, чөнки аларның бер подписчиклары тора, ул да булса мин. Алар миңа пычрак сүзләр язалар, ләкин миннән китмиләр. Мин үзем күңелгә ятмаган кеше белән сөйләшә дә алмыйм. Әти белән әни һәрбер кеше белән исәнләшергә кирәк дип өйрәттеләр, әйе, мин исәнләшергә, хәлләрне сорасалар җавап бирергә мөмкинмен. Ул кеше минем күңелемә ятмый икән, мин аның белән аралашмыйм. Аннан шундый кызык кына фикерләр бар, инстаграм челтәренә: “Синнән туйдык бит инде, нишләп һаман фотографияләр куясың соң, матур дип беләсеңме?”- дип язып куялар, ә үзләре һаман миндә язылучылар булып калалар. Яратмаган кешенең битенә язылып, ничек шулай үзеңне газаплап, бимазалап яшәп була инде ул, тагын шушы килеп чыкты дип?! Аның шундый җиңел ысулы бар, «отписаться» дигәнгә басасың да — бетте, Илсөя Бәдретдинова бүтән күренми, бары тик шул гына (көлә).


Кешеләр төрле була, фикерләре дә төрле була, барысы да мине яратырга тиеш дип әйтмим бит. Сүз дә юк, язсыннар фикерләрен, начарларын да язсыннар. Концерт программасын әзерләгәндә дә, шушы кешеләрнең карашларына таянып эшлим. Менә шул начар фикерләрен дә әдәплерәк итеп язсалар, матуррак күренеш булыр иде. Хәтта милләт өчен дип әйтим әле. Аек акыл белән әдәпле кеше, андый сүз язарга мөмкин түгел, авыру дип карыйм мин андыйларга.


— Тәнкыйтькә, бер яктан караганда, бер дә исегез китми кебек кыланасыз, ләкин бу тыштан гына түгелме?
— Яшермим, күңелгә бик каты авыр бәрелгәннәре була. Мин бервакытта да кемгәдер ярдәм иткәннәремне, мәчеткә йөргәннәремне, аш укытканнарны, андый әйбәрләрне инстаграмга чыгарасым килми, чөнки ул һәрбер кешенең күңелендә булырга, кешенең үзе өчен, Ходай Тәгалә ризалыгы өчен эшләнергә тиеш. Миңа язалар: балаларга ярдәм ит, мәчеткә бар, аш үткәр, дога укыт, уф аллам, һ. б. нәрсәләр. Алар бит ансын күрмиләр. Минем әйтәсем килә, минем иҗатым һәм шәхси тормышым артыннан күзәтә торган кешеләр мин күрсәткән әйберләрне генә күрәләр. “Они приближены ко мне настолько, насколько я им это позволяю!”

Минем инстаграмга чыгармый торган әйберләрем дә бик күп, һәм алар минем күңелдә. Дөреслекне белмиләр, шуның өчен шундый фикер йөртәләр. Кешенең начар якларын үз күзем белән күргәндә дә, бәлки ялгыш күргәнмендер, болай булырга тиеш түгел дип уйлыйм. Миннән зуррак Ходай Тәгалә бар, үзе хәл итәр, нишләп мин бу кеше турында болай фикер йөртергә тиеш дип уйлыйсың да һәм бетте шуның белән.

Белер-белмәс кешегә яла ягу, гаепләү, миңа калса, моннан да зур гөнаһ юктыр. Бөтенебезнең дә балаларыбыз бар, гаиләбез бар, беребез дә фәрештә түгел. Кеше тормышында казынганчы, үзләренең тормышлары белән яшәү кулайрак булыр иде.


— Рәхмәт сезгә, уңышлар!
 
Автор: Зәринә ХУҖИНА
                                                                                                                                                                                      http://maydan.tatar

фото:Ильсия Бадретдинова - Официальная группа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев