Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Илсөя Бәдретдинова: «Улым өчен күңелем тыныч түгел»

Җырчы Илсөя Бәдретдинова гастрольләрдән кайтып керми. Шуңадырмы ел башында сәламәтлеге дә какшап киткән. Илсөя бу хакта Башкортстандагы «Туган тел» каналы журналисты Роза Хәйруллинага сөйләде.

 

Илсөя гыйнвар аенда Себер якларында концертлар куйды, анда шәһәр аралары бик ерак, аклиматизация дигән әйбер дә бар бит, бөтен ил авырып ятканда мин генә авырмыйм, дип шаярта ул. Шулай дип әйтүе генә була, икенче көнне температура килеп тота аны да. Өстәвенә кешедән калышмыйм дип Төмәндәге кайнар чыганакта коенып чыга ул. Шуннан ул авырый башлый, концертларына уколлар кадап кына чыга, сәхнә артында табиблар ярдәм итәргә әзер булып торалар.

Ләкин Уфадагы чыгышын күчерми ул, үзе әйтмешли алар бит алдан әзерләнеп торалар, кайсыдыр концертка барам дип ире белән әрләшкәндер, берәрсе балаларын калдырып торыр өчен дип кайнанасы белән аралаша башлагандыр дип шаярта җырчы. Хәзер инде Илсөянең хәле уңай, ул алга таба гастрольләрен дәвам итә.

Җырчы кеше өенә кайтып керми диярлек бит инде, таякның авыр башы якыннарына төшәдер. Илсөянең дә улы бар, буй үсеп җиткән егет булса да, аңа да бит ана назы кирәк. «Яхшы әни роле» бик сирәк эләгә миңа, дип борчыла җырчы. Күңеле тыныч булсын өчен, улы янында кеше бар икән, ул ашарга пешереп,  Илсөя өйдә булмаганда Нариманны үз канаты астына ала. «Әле алай да күңел тыныч түгел», ди җырчы. Шуңа да ул улына көн дәвамында әллә ничә мәртәбә шалтыратып тора.

Илсөягә сәламәтлек телик әле, күп кеше аны, җитмәсә җитмәс инде, күпме йөрергә була ул гастрольләрдә, үзеңне сакларга кирәк, дип орышалар икән. Җырчының җавабы гади: «Минем үземә чиктән ашкан инде, минем бит улым бар, ул минем бердәнбер балам, аның киләчәген кайгыртам».

 

Г. Шарапова
 

http://sahne.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев