Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Илсөя: "Фирдүс, килеп, барысын да өзеп ташлыйм", - диде...

Илсөяне тагын кем рәнҗеткән?

 

"Сер булып калсын" тапшыруын алып баручы Зоя Солошина Илсөя Бәдретдиновадан "Ир-егет белән хатын-кыз арасында дуслык була аламы?" - дип сорады.

"Дуслык булмый, диючеләргә мин аяк терәп каршы чыгам. Башкалар "юк" ди, яки алар арасында кайчандыр нәрсәдер булган, яки барыбер шул мәхәббәт белән тәмамлана, диләр. Минем ир-егетләр арасында дусларым күп. Алар миңа серләрен, йөргән кызлары турында да сөйли. Бәләкәй проблема булса, ярдәм итеп җибәр әле, дип, шалтыратышып торабыз.

Исемнәрен дә әйтә алам. Илназ Гарипов белән бик күптәнге дуслар без. Без 2 ай хәбәрләшмәскә мөмкинбез, ләкин мин аңа төнге өчтә дә шалтырата алам, ул да миңа шалтырата ала. Ул - бөтен эшен ташлап, ярдәмгә килә торган дус.
Фирдүс Тямаев - иң авыр вакытта иң беренче шалтыратучы. Ничек соң хәлләрең, дип, меҗ-меҗ килми ул. "Давай, кая, нәрсә булды? Хәзер килеп, бөтенесен өзеп ташлыйм!" - ди.

Алмаз Мирзаянов та дустым. Айдар Тимербаев - сердәшчем. Бик күп әйберләрне белә торган кешем. Рифат Зарипов, Ризат Рамазанов - миндә эшләп киткән егетләр. Шулай ук, Ренат Галиаскаров та бар. Алар - яп-яшь егетләр, алар - минем дусларым", дип сөйләде җырчы.

Фото: https://vk.com/ilsiya_badretdinova

https://kiziltan.rbsmi.ru

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/ilsya-firds-kilep-barysyn-da-zep-tashlyym-dide

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев