Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Керфек-ирен ясаткансың, бәрәңге пешерә белмисең!..

Кызык бу адәм баласы. Киңәш бирер урынга, сине юньсезгә санап, бетереп ташлый. Киңәшең кирәкмәгәндә, акыл сата.

Җырчы Илсөя Бәдретдинованың да инстадусларыннан: "Бәрәңгене ничек дөрес пешерәләр ул?" - дип соравы җитә калган.
-  Мин бәрәңгене су кайнап чыккач кына сала идем... Әби шулай өйрәтте. Имеш, салкын суга салсаң, бөтен тәме суга чыгып бетә. Ә бүген алай дөрес түгел, сразы салкын суга салып пешерергә куярга, дип аңлаттылар. Давай, өйрәтегез әле. Гомерем үтә бәрәңге пешерә белмичә, - дип язган җырчы.

Җаваплар озак көттермәгән, билгеле. Бер төртмә теллесе болай ук язып куйган: "Каш, ирен, керфек ясата беләсез, ә бәрәңге пешерә белмисез! Оят!"

Шулай да киңәш бирүчеләр арасында булган пешекчеләр, технологларның сүзенә колак салмый ярамый. Алар бәрәңгене кайнар суга салып пешерергә киңәш итә.

Ә сез ничек эшлисез? Безгә дә кызык булып китте әле бу хәл. Киңәшләр көтәбез.


Фото: скриншот Инстаграм
https://kiziltan.rbsmi.ru

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/kerfek-iren-yasatkansy-brge-pesher-belmise

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев