Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Радик Юлъякшин сәхнәдән китәргә җыена

Ул, гастрольләрдән туктап, киләсе елда Мәскәүгә күчәргә һәм яшь талантларны эзләү белән шөгыльләнергә ниятли. Милли эстрадада Радик барлыгы 14 елын үткәргән.

Социаль челтәрләрдә язылган постында ул соңгы биш елда ил буйлап гастрольләргә йөрүдән туктамавын әйткән. Тиздән Уфада һәм Казанда буласы юбилей концертлары быелга соңгылары булачак, дигән ул.
Биш ел эчендә ул үзенең лейблын булдырган һәм Казан белән Уфаның спорт ареналарында күләмле шоулар уздырган.
“2020 елдан Мәскәүдә продюсерлык белән шөгыльләнә башлаячакмын. Сәхнәдән китмим, ләкин концертлар икенче планда булачак”, дигән Радик.
Әйткәндәй, быелга Казан белән Уфада Радик Юлъякшинның концертлары башкача планлаштырылмаган.

Кызыл Таң

Фото социаль челтәрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев