Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Салават белән Элвин Грейның беренче күрешүе ничек узган

Стадионнар җыючы җырчы Элвин Грей белән Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов арасында моннан берничә ел элек кара мәче йөгереп узган иде. Өлкән мэтр һәм яшь мэтр матбугат битләре аша, социаль челтәрләр аша бер-берсенә төрле ямьсез сүзләр әйтте

.

Менә, ниһаять, Элвин Грейның инстаграм битендә дуслашу фотосы пәйда булды. "Матбугат.ру" бу фотоны бик җентекләп карады. Сурәттән күренгәнчә, Салават белән Элвин кул кысышалар. Бер-берсенә карашлары бер дә дошманнарча түгел.

Фото астында Грей русча болай дип язган (башкорт егете татарча язмас бит инде): "Первая встреч, первое рукопожатие, первый разговор". Чынлыкта бу ике җырчы инде кайбер "солянка" концертларда, фестивальләрдә бергә катнашты.

Әмма сәхнә артында күрешмәгәннәр, күрәсең. Яки администраторлары күрештермәс өчен бар көчләрен куйган. Менә бу юлы күрешкәннәр. Дус булганнар. Ярар, котлыйбыз. Ә ни өчен Салават та инстаграмына Элвин Грей белән фотосын куймаган? Әллә дус түгелме?)

Фото: instagram.com/elvin_grey_music

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27414

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев