Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Салават Фәтхетдиновның артына типкәннәр

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның мәктәптә укыганда клубка чыккан өчен бер укытучы артына типкән. "Шулкадәр итеп типте, әлегә кадәр авырта", ди артист.

Бу хакта татар эстрадасы мэтры ТНВда чыгып килүче "Татарлар" тапшыруында сөйләде.

"Мин аңа үпкәләмим. Авыр туфрагы җиңел булсын инде, китеп барды бу дөньядан. Шулай кирәк булгандыр. Бер әйткәндер чыкмагыз клубка дип, ике әйткәндер чыкмагыз клубка дип. Тәрбия юк. Олыны олы, кечене кече итмиләр. Әти-әнигә кычкыру гына түгел, сугалар. Бу мәгънәсезлекнең азаккы этабы. Моның азагы булырга тиеш. Әгәр дә без - кешеләр бу әйберне эшләмибез икән, Аллаһы Тәгалә моны эшләячәк", - диде Салават Фәтхетдинов.    

чыганак:/matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев