Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Салават орденга лаек түгелме?

Салаватның муллалар турындагы мәзәге уңаеннан сүзләр куерганнан куера.

 

"Мөселманнарның патриотик хәйрия фонды" җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдингә мөрәҗәгатендә, Салават "Әл-Фахр" орденына лаек түгел, дип язган.

Татарстан мөфтиятенә караучы "Вакыф" фондының элекке рәисе, "Мөселманнарның патриотик хәйрия фонды" җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин, Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдингә мөрәҗәгать итеп, җырчы Салават Фәтхетдинов мөфтиятнең иң югары бүләге булган II дәрәҗәле "Әл-Фахр" ордынын кире тартып алуны сорый.

"Сез, Русия мөселманнарының әйдәп баручысы буларак, Ислам идеалларын мәсхәрә итүне туктата аласыз", дип мөрәҗәгать итә ул. Шулай ук, "Әл-Фахр" иясе Русия Исламының иң югары бүләгенә лаеклы булуына шик уята", диелгән анда.

Бу бүләк Салаватка 2003 елның 25 декабрендә тапшырылган. Әлеге мөрәҗәгатьне язуга сәбәп булып, Салаватның 31нче концерт сезонында мулла турында сөйләгән мәзәге тора. Хәбибуллин, әлеге мәзәк өчен Салават гафу үтенергә тиеш, дип саный.

Җырчы бу мәзәкне 2 августта, үзенең сезоны ачылышындагы иң беренче концертында сөйләгән. Соңрак Салаватның ярдәмчесе әлеге мәзәкнең инде күптән билгеле анекдот булуын, әмма шуңа да карамастан программадан алынуын әйтте, дип яза "Матбугат.ру"

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/salavat-ordenga-laek-t-gelme/

Фото:https://tatar-inform.tatar/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев