Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

"Әшәке сүзләр язу нигә кирәк?"

Инстачылар Хәния Фәрхинең кызы Алсуны аптыраткан бит әле.

 

Аларны Алсуның тышкы кыяфәте борчый башлаган, дип яза "Интертат". Кызның иреннәре аларны тынычлыкта калдырмый икән.

«Синең иреннәрең миңа ошамый. Ямьсез», — дип язган бер хатын Алсуга.

«Хәзер нишлибез инде? Ә сез бәхетсез», — дип җавап кайтарган Алсу.

«Гаҗәпләнәм шундый хатын-кызларга. Һаман тынычлана алмый интегәләр. Беркемгә дә комачауламыйча иртәнге аш ашап утырам һәм менә бу хат килә. Ялкауланмыйча минем сәхифәмә кереп, яза башларга кирәк булган аңа.

Кызык, кешегә начарлык язучылар шуннан ләззәт аламы икән? Аның сүзләре күңелемә тимәде, мин үземне бәяли алам. Әшәке сүзләр язу нигә кирәк икән аларга? Эчләрендә пычрак кайныймы икән?» — дип язган Алсу.

Фото: intertat.ru

 

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев