Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

"Шуруй Казанга" - Рафис Атаказов Илсөя Бәдретдинованы хатын итеп алмакчы: ә Илсөя ни ди?

 “Сагындым, шулкадәр күрәсем килә” дип елап зур популярлык казанган, Мәскәүдә яшәп ятучы 46 яшьлек мишәр егете Рафис Атаказов Илсөя Бәдретдиновага атап җыр багышлаган.

"Матбугат.ру" ачыклаганча, әлеге җыр Илсөянең "Путин кебек ир кирәк" дигән җырына кавер шикеллерәк килеп чыккан.

"Ник өйләнмисең дә, ник өйләнмисең диләр, кая монда өйләнергә Казанда Илсөя булганда?!. Чукынчык..." - дип уфтана блогер.

Илсөя керә төшләремә,

Чукынчык дип аптырата.

Мин Мәскәүдә ятам ялгыз -  

Ул анда ялгыз ята...

Илсөя кебек кыз" кирәк дип җырлый Рафис Атаказов.

Аңа каршы Илсөя Бәдретдинова: "Үтердең, брат. Молодец кеше син!!! Бөтенләй үк кыз түгел дә инде конечно...но приятно булды", - дип җаваплый.

Тамашачы күңеленә дә бу җыр якын килгән: "Бәлки алар бик матур пар булырлар иде".

"Матур җырлый бит, Илсөя, әллә уйлап карыйсызмы?"

"Камыр да куя бит бу егет, кем белә".

"Нигә көтеп утырасың соң, чәчәк букетыңны ал да, шуруй Казанга" - дип язалар.      

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26356

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев