Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Татар артистларына да коронавирус «барып җиткән»

Телевизорны ача торган, интернеттка керә торган түгел. Русча әйтмешли, һәрбер үтүктән дөньяны чолгап алган коронавирус эпидемиясе турында сөйлиләр.

 

Шул рәвешле, президент указы буенча 15 апрельгә кадәр республикабызда махсус санитария-эпидемиология режимы кертү турында карар кабул ителде. Татар эстрадасы артистларына да бу үзгәртүләр зур йогынты ясады, күпләрнең чит регионнардагы, хәтта Казандагы билетлары сатылып беткән концертлары күчерелде.

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова тамашачыларына үзенең Инстаграм тасмасында мөрәҗәгать итә:

Соңгы вакытта бөтен кеше коронавирус белән шау-гөр килә... Кемдер «фигня» ди, кемдер чынлап та курка.. Ә бит уйланыр урын бар, Мәскәүдә инде мәктәпләр, балалар бакчалары ябыла. Ә кемдер путевкалар арзан дип чит илгә өча. Ә бөтенебез дә «курыксак», бергә, бәлки «ул» безгә керә дә алмас иде», – дип уйлана Ландыш социаль челтәр кулланучыларына сәламәтлек теләп.

 

http://www.sahne.ru/

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев