Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

"Тезләнер бу диеп көтмәгез!": гаепләүләргә дучар булган Фирдүс Тямаев бер сәгать эчендә язылган җыр тәкъдим итте

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзе һәм Гүзәл Уразова исеме тирәсендә купкан җәнҗалга карата карата мөнәсәбәтен белдереп, яңа җыр иҗат иткән.


 

 

Җырчы белдерүенчә, "Тезләнер бу диеп көтмәгез!" исемле җыр бер сәгать эчендә язылган.

Исегезгә төшерәбез, трассада шаярып төшерелгән видеоны төрлечә аңладылар. Фирдүс һәм Гүзәлне гаеп иттеләр. Шул ук вакытта “шаяру гына бит бу” дип язучылар да күп булды.

"Раббыбыз бу якты дөньяны яратуга ук, пакь күңелле кешеләр янәшәсендә кара эчле, хөсетле бәндәләр дә пәйда булган күрәсең... Юкка гына тормыш ак-кара полосалардан тормыйдыр. Бу-кешеләрнең чын йөзен ачучы төп фактор! Кемдер әлеге сынаулардан үзенә сабак алып, хаталарын төзәтә, кемдер сына, кемдер сыгыла! Ә Тямай бандасы җыен юк-бар гайбәтләрдән, көнчел, кара эчле кешеләрнең уйдырмаларыннан өстен кала бирде һәм калачак та! Без беркемгә дә үч, ачу сакламыйбыз! Чөнки безнең намусыбыз чиста! Калганын исә, киләчәк күрсәтер!", дип уртаклаша Фирдүс Тямаев бер сәгать эчендә язылган яңа жырын тәкъдим итеп:

Бинахакка гаеп атмагыз,

Яманатлар безгә такмагыз!

Ялган сөйләп, җанны кыймагыз,

Өстегезгә гөнаһ җыймагыз!

Аһ,бу телләр бигрәк үткен лә,

Кеше сүзе-кеше үтерә.

Белеп,белми кылган гөнаһларны Раббыбыз бар хөкем итергә.

Тезләнер бу диеп көтмәгез,

Йөрәгемне зинһар өтмәгез!

Кунак кына шушы дөньяда

Эчегездэ шакшы йөртмәгез!

Намусым пакь,шуның өчен дә

Мин башкача инде үзгәрмәм.

Тезләнсәм дә,ярлыкавын сорап,

Бер раббыма гына тезләнәм!

(Гөлчәчәк Садретдинова)".

Фото:Инстаграм

https://matbugat.ru

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/tezlner-bu-diep-ktmgez-gaepllrg-duchar-bulgan-firds-tyamaev-ber-sgat-echend-yazylgan-yr-tkdim-itte

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X