Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Туйдан соң чын йөзләр ачыла

Бауман урамында популяр җырчы Рәнис Габбазовка юлыктым.

  – Алты ай сизелмичә үтте. Күп кеше: “Безнең туйдан соң бөтен нәрсә үзгәрде, начар була башлады”, – ди. Минем, Аллага шөкер, тагын да рәхәтрәк була башлады, күңел тынычлыгы бар. Бер генә көнгә концертка китсәм дә хатынымны сагынам. Бер-беребезне яратабыз.

   – Өйләнгәч тә начар яши башлау нәрсәдән пәйда була?

   – Күп чакта кешене белеп бетермисең. Кеше матур булып уйный. Туйдан соң исә чын йөзләр ачыла. “Менә ул шундый булып чыкты”, – диләр.

   – Моны егетләр әйтәме?

   – Хатын-кызларның да, ирләрнең дә әйткәне бар. Шуңа күрә кешене туйга хәтле белеп бетерергә кирәк. Туры килсә генә туй уздырырга була.
 

ГАБДЕРӘХИМ

Чыганак: http://akcharlak.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X