Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

«Ул вакытта бер-беребезгә игътибар да итмәдек» — Филүс һәм Эльмира Каһировларның танышуына сәбәп булган хатирәләр

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның хатыны Эльмира Каһирова тамашачылар тарафыннан иң еш бирелә торган сорауларга җавап бирү өчен, үзенең укыган вакытларындагы хатирәләре белән бүлеште.

 

«Ни өчен сез дуэт буларак бергә җырламыйсыз?» — дигән сорауны Филүс һәм Эльмира Каһировларга тамашачылар еш бирә икән. Шунлыктан Эльмира Каһирова үзенең музыка белән кайчан шөгыльләнә башлавы, Филүс Каһиров белән икесе ничек бер уку йортына килеп эләгүләре турында искә алды.

Эльмира Каһирова мәктәптә башлангыч сыйныфларда ук башкорт фольклор ансамблендә җырлый, ә югары сыйныфларда музыка мәктәбендә белем ала. 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң, үзе дә ни өчен икәнен белмичә, Хәрби университетка керергә хыяллана. Ләкин монда керү өчен физик әзерлеге җитеп бетмәүне аңлап ала ул. «Җәйнең яртысы узды инде, югары уку йортларында имтиханнар бирү тулы куәтенә бара. Ә мин әле дә кая укырга керергә белми идем. Минем өчен иң җиңеле музыка көллиятенә укырга керү иде», ди җырчының тормыш иптәше.

Шулай итеп, Эльмира Каһирова музыка көллиятенә укырга керә. 1 нче курска урыннар тулу сәбәпле, музыка мәктәбен тәмамлап килгән кеше буларак, аны 2 нче курска алалар. Шул ук елны Филүс Каһиров та бирегә укырга керә. «Бергә укымысак та, бер бүлектә белем алганлыктан, уртак фәннәр дә була иде. Ул вакытта бер-беребезгә игътибар да итмәдек», ди Эльмира Каһирова.

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: tatar-today.ru

http://saby-rt.ru/index.php/news/estrada/ul-vakytta-ber-berebezg-igtibar-da-itmdek-fils-m-elmira-kairovlarny-tanyshuyna-sbp-bulgan-khatirlr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев