Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

"Ялган сүздән башым чыкмады..."

Репертуарында 30дан артык татар халык җыры булган, бүген дә сәхнәдән төшмәгән Хәмдүнә апа Тимергалиева быел 70 яшен билгеләп узды.

 

Рухи көчлелеген Хәмдүнә апа әтисе Сәетгали агадан күчкән сыйфат дип саный. Тормыш сынау­ларын күп күргәнгә, әнисе дә җебегәннәрдән булмый. Әтисе ике тапкыр кулга алына. Әнисе, кечкенә баланы арбага салып, ире янына төрмәгә 12 тапкыр хәл белергә бара.

– Портретта Сталинның күзен чокыды, дип, әтине кулга алганнар. Ә ул вакытта Сталин портреты авылда түгел, районда да булмый. Бу юлы ничектер котыла.

...Сугышта яраланганнан соң, ул кире авылга кайта һәм колхозга рәис итеп билгеләнә. Күрше авылда бер хатынның балалары, ачлыктан шешенеп, үләр дәрәҗәгә җиткән булган. Әти орлыкка дигән бөртектән өлеш чыгарган. Шуны кемдер белеп алып, донос язган һәм әтине кулга алганнар. «Ату» маддәсенә кадәр җиңеп чыккан кеше ул безнең әти, – ди Хәмдүнә апа.

– Шушындый кешеләрнең баласы бит мин, дим. Беркайчан да егылып ятарга тиеш түгелмен! Гомерем буе миңа бәйләнә алмаслык итеп яшәдем, барыбер бәйләнделәр. Язмы­шым да әтинекенә охшаган. Ялган сүздән башым чыкмады. Тормышта гайбәтчеләр кирәк, аларның бөтен шатлык­лары шул, – ди җырчы.

...Хәмдүнә апа Уфада сәнгать училищесында укыганда әтисе вафат була. Кызганыч, кызының Советлар Союзы сәхнәләрен дер селкеткәнен күрми кала, дип яза Кызыл таң.

Фото: ТИ

http://baltaci.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/yalgan-szdn-bashym-chykmady

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев