Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Җырчы Иркә нинди этлек эшләгән

Җырчы Иркә балачак хатирәләре белән уртаклашуны дәвам итә. Авылда үскән кызның балачагы кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларга бай булган. Ул вакытларны сагынып искә ала җырчы (текст үзгәртелмәде):

 

«Шул 9-10 яшьләр вакытында минем тагын бер этлек искә төште...

Әти берничә ел колхозда бригадир булып эшләп алды, авыл өчен бу кечкенә генә булса да нәчәлник инде... Иртән дә кич тә радиода нәрәд бирәләр... Ә әнием фермада доярка... Әни әйтеп калдыра миңа, әтиеңне праулингага (управление) төшер дә минем эшкә кил ди... Кыш, салкын, кызыл төстәге зур шакмаклы пәлтәне киям дә әтине үзәккә төшерәм, шунда һәрбер нәчәлникның атын саныйм, әһәәә завферма монда, пред монда... атның арт ягына дилбегәнең очы белән эләктереп алам да ут кебек фермага барып җитәм...

Зуууур капкаларны этеп ачам да тиз генә ферма эченә узам, әни бер капчык фуражны чанага салу белән, икенче яктан элдертәм өйгә... Атнага бер бу эшне эшли идем... Хәзер колхоз юк бит, судить итмәсләр әле. Атны үзем туарам, үзем җигә идем. Биик ярата идем мин бу эшне.

Орышмагыз...Урлагансыз дип...Әле ике капчык алсаң да әз булган, бер тиен зарплатасыз әниләр күүүүп эшләделәр ул елларда...» – дип искә ала Иркә.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @irke_official

http://sahne.ru/kheberler/11720.html


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев