Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

“ҮЗ ӨЕБЕЗНЕ ТӨЗЕРГӘ ХЫЯЛЛАНАБЫЗ”

Җырчылар, ирле-хатынлы Линара БАТТАЛОВА һәм МАРАТ ГАЛИМОВ әлегә хәтле төркем белән эшләделәр. Линараны “Рәхәт Лукум”, “Кыю кызлар” солисты буларак беләбез. Ә Марат — “Казан егетләре” төркеме, “Артур-Марат” дуэты җырчысы. Дөресрәге, иделәр.

 

Хәзер икесе дә аерым иҗат итә. Күптән түгел Линара белән Марат дуэт яздырды. “Эстрадада тагын гаилә дуэты оеша бугай”, — диде тамашачы. Соңгы хәбәрләрен, иҗаттагы яңалыкларын үзләреннән сорадык.
“Нишләп бергә җырламыйсыз?” — диләр”...

— Аерым җырлау ошыймы?
— Мин — команда кешесе. Дуэтта уңайлырак иде. Ләкин шулай килеп чыкты инде. Әмма тукталып калмадым. Мин дә җиң сызганып, “сольный” проект буенча эшли башладым. Хәзер шунысын әйтә алам: ияләшкәч, аерым әйбәтрәк тә икән. Чөнки ничек кирәк, кайсы җырларны сайлыйсың килә, барысын да үзең хәл итәсең, беркем белән дә киңәшләшмисең, яраклашасы юк.

— Ирле-хатынлы, икегез бергә оешып, гастрольләргә китү теләге юкмы?
— Дөресен әйткәндә, хәзер алай гастрольләргә чыгасыбыз килми. Күп йөрдек бит! Маратны әйтмим дә инде, “Казан егетләре” белән шактый гомере гастрольдә үтте. Алга таба ничек булыр, карарбыз инде...

— “Марат-Артур” дуэты таркалды. Күпләр өчен бу көтелмәгәнрәк хәл иде. Үзеңә дә шулай булгандыр, Марат?
— Узды инде ул... Хәзер үземә генә җырларга бик күңелле, рәхәт. Уңай якка үзгәреш сизәм. Хатыным белән дә ике җыр яздырдык. Матур килеп чыкты. Планнар, хыяллар бар...

— Җырчы Фирдүс Тямаевта да эшләдең. Аның төркеменә кушылу ничегрәк булды?
— Тямайда ике генә көн чыгыш ясамакчы идем, өч ай эшләдем. Супер төркем! Үз туганнарым кебек кабул иттеләр, бер гаилә шикелле йөрдек. Бөтенесен яратам, хөрмәт итәм. Фирдүснең: “Бердәнбер, миндә генә шундый көчле төркем”, — дигәне белән бик килешәм. Анда дуслык, хөрмәт бар. Бик якын итеп калдым, төркем белән хәзер дә язышабыз...

Лилия ЙОСЫПОВА.

"Ирек мәйданы" газетыннан

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X