Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Күрше шәһәрдә фаҗига: янгында хатын-кыз һәм җиде яшьлек бала үлгән

Ялкын тиз арада фатирны чолгап алган һәм кешеләр чыгу юлын тапмаган.

(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Татарстанда Бөгелмә шәһәрендә тугыз катлы йортта янгын чыккан. Тугызынчы каттагы фатирда хатын-кыз һәм җиде яшьлек бала үлгән. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген иртән Ленин урамындагы 66 нчы йортта янгын чыккан. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр тугызынчы каттагы балкон тәрәзәсеннән кара төтен чыгуын күргән. Коткаручылар фатир ишеген махсус корал ярдәмендә ачкан. 

20 квадрат метр мәйданда йорт җиһазлары янган. Балконда 62 яшьлек хатын мәетен тапканнар. Ул ис тиеп һәлак булган.

Йокы бүлмәсендә кроватьта җиде яшьлек кыз бала табылган. Янгын чыкканда ул йоклап яткан булган. Бала янында 37 яшьлек ир-атны тапканнар. Бу ир баланы коткарырга җыенганда, аңын югалткан дип фаразлана.

Табиблар кыз баланың яну продуктлары белән агуланып үлүен ачыклаган. Ир-атны коткарып калганнар.

Янгын сүндерүчеләр янгынны 20 минутта сүндергән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир-ат залда тәмәке тарткан һәм телевизор караган. Соңрак ул башка бүлмәгә чыгып киткән. Янгын тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан булуы ихтимал. Ялкын тиз арада фатирны чолгап алган. Кешеләр чыгу юлын таба алмаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев