Мәктәп укучылары утырган автобус һәлакәткә очраган
Мәктәп укучылары утырган автобус катнашында юл һәлакәте Төркиянең төньяк-көнбатышында, Коджаэли провинциясендә килеп чыккан. Нәтиҗәдә ике кеше һәлак булган һәм 17 кеше яраланган. Бу хакта Haberturk телеканалына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Балаларны Аксарай шәһәреннән Истанбулга авиашоу карарга алып баручы автобус трассадан читкә тайпылган һәм капланган. Авариядә бер укытучы һәм бер бала бар. Яраланучыларны хастаханәгә озатканнар.
Аварияне тикшерү эшләре башлаган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, автобусның шипасы шартлаган.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/22/172053/
ФОТО: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев