Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Татарсанда ир-ат үз фатирында янып үлгән

Коткаручылар төтен белән тулган подъезддан алты кешене, шул исәптән бер баланы урамга алып чыкканнар.

Чаллыда 62 яшьлек ир-ат үз фатирында янып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

ГЭС бистәсендә урнашкан 2/2нче йорттагы бер фатирда янгын чыгуы хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына төнге икеләр тирәсендә килгән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр күп фатирлы торак йортның икенче катындагы балконда әйберләр януын күргән.

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре махсус битлекләр ярдәмендә төтен белән тулган подъезддан алты кешене, шул исәптән бер баланы урамга алып чыккан.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны ун минут эчендә сүндергән. Фатирны тикшергән вакытта 62 яшьлек ир-атның мәетенә юлыкканнар.

Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан дип фаразлана.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/27/162917/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев