Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Татарстанда 14 яшьлек малай суга батып үлгән

Буа районында ясалма сулыкта 14 яшьлек үсмер суга батып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Бикмураз бистәсе янында фермер казып ясаган сулыкта яшүсмер суга баткан. Бүген төн уртасыннан соң Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шул хакта хәбәр килде. Баланың әти-әнисе кичә кич белән борчыла башлаган. Малай урамга чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Алар бу турыда полициягә хәбәр иткән", - дип сөйләделәр ведомствода.

Урынга коткаручылар килгән. Алар ярдан метр ярым чамасы ераклыкта баланың мәетен табып алган һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

Фаҗига коенырга ярамаган урында олылардан башка гына су керү аркасында килеп чыккан, диелә бу хәбәрдә. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/31/187250/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев