Татарстанда 16 каттан егылып төшкән бала үлгән
Хастаханәгә китергәндә малай клиник үлем халәтендә булган.
Яр Чаллы шәһәрендә 6 яшьлек бала 16 каттан егылып төшкән. Ул кичә кич белән хастаханәдә үлгән. Бу турыда "Татар-информ"га үз чыганаклары хәбәр итте.
Әлеге мәгълүматны Яр Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең матбугат хезмәтендә дә расладылар.
"Хастаханәгә китергәндә малай клиник үлем халәтендә иде. Ул алган травмаларыннан вафат булды", - дип аңлаттылар клиниканың матбугат хезмәтендә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/04/189246/
фото:/pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев