Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Татарстанда авариядә дүрт студент кыз һәлак булган

«Лада» белән идарә итүче 18 яшьлек кыз машина йөртү таныклыгын ун ай элек алган булган.

Татарстанның Алексеевск районындагы юл һәлакәтендә гомере өзелгән дүрт кыз Алексеевск аграр көллиятенең 3 курс студентлары булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Кичә 17.00 сәгать тирәсендә Казан-Оренбург юлының 95нче чакрымында «Лада» белән идарә итүче кыз тизлеген арттырган һәм каршы як полосага чыккан. Җиңел машина «КАМАЗ» белән кара-каршы бәрелешкән. Шуннан соң, җиңел машина металл өеменә әверелгән. Автоледи һәм аның өч дус кызы һәлакәт урынында ук үлгән.
Фаҗига көнендә җиңел машина белән 18 яшьлек Виктория идарә иткән. Ул 10 ай элек кенә машина йөртү таныклыгы алган булган. Йөртүче белән бергә машинада өч дус кызы – 18 яшьлек Любовь һәм Наталья (икесе дә бер көндә туган булган) һәм 20 яшьлек Виктория булган. 


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/16/180972/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X