Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Татарстанда сукбай ир-ат ике пенсионерны үтергән

Татарстанда 37 яшьлек сукбай ир-ат ике пенсионерны үтергән. Сукбай ир-ат пенсионерларга үпкәләгән булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«11 декабрьдә Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылында бер йортта 68 яшьлек ир-ат һәм аның 69 яшьлек танышының мәетләре табылды. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды», - дип хәбәр итте агентлыкка Андрей Шептицкий.

Ир-атларның мәетләрен йорт хуҗасының туганнары табып алган. Полицейскийлар фаразланган җинаятьчене кайнар эздән ачыклауга ирешкән. Моңарчы хөкем ителгән 37 яшьлек ир-ат үз гаебен тулысынча таныган.

Аның сүзләренчә, ул 9 декабрьдә үз танышына аракы сорап кергән. Ир-атны сүгеп, куып чыгарганнар. Ул өйдән чыгып киткән, аракы алып эчкән һәм яңадан үзен рәнҗетүчеләрнең ишеген шакыган. Йорт хуҗасы һәм аның танышы чакырылмаган кунакны кабат үпкәләткән. Шуннан соң үзен рәнҗетүчеләрнең берсенең муенына пычак кадаган. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Җинаятьченең икенче корбаны үзен тынычлыкта калдыруын сораган. Әмма ир-ат аның сүзен тыңламаган һәм урындык белән башына берничә тапкыр суккан. Шуннан соң пычак белән муенына чәнчегән һәм «эшен» тәмамлап, өйдән чыгып киткән. Пычагын юлда ташлап калдырган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/13/176989/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X