Заман сулышы

Татарстанлыны кер юу машинасы үтергән

Азнакайда 23 яшьлек кыз үз фатирында ток сугудан үлгән.

 

Фаҗига Солтангалиев урамындагы күпфатирлы йортларның берсендә була.

Төнлә аның фатирындагы кер юу машинасының шлангы өзелеп астагы  күршеләрен су баса. Күршеләре өскә менеп, ишекне шакый башлый.  Ләкин аларга ишекне берәү дә ачмый. Берничә секундтан соң алар кызның кычкырган тавышын ишетеп алалар. Иртән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре фатирны ачып, идәнгә үле кызның гәүдәсен табып ала.

Беренчел фаразлар буенча,  кер машинасыннан аккан су  идәндә яткан электр тогына кушылган озынайткыч шнурга эләккән була. Кыз идандәге суны җыям дип дигәндә аны ток суга.

Хәзер мәрхүмнең мәете экспертизага җибәрелде.

Фото:https://pixabay.com

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/tatarstanlyny-ker-yuu-mashinasy-tergn

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: