Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Акча кирәк булса, кесәгезгә җиләк яфрагы салыгыз!

Бай кешенең өенә шулай эшләп керсәгез, ул сезнең акча соравыгызны кире какмаячак, дип ышандыра халык сынамышлары.

Борынгыларга ышансак, яшь балалары булган хатын-кызларга 9 июльгә кадәр җиләк ашарга ярамаган. Югыйсә, балалары чирләячәк, имеш.
Ә менә 9 июльдә инде рәхәтләнеп җиләк ашарга кирәк. Нәкъ бүген күп итеп җиләк җыеп ашаган кешенең каны яңара, чистара, сәламәтлеге яхшыра икән.

Бүген салават күперендә сары төс өстенлек итсә, алдагы көннәр кояшлы, җылы булачак.

9 июльдә чык күп булса, кыяр уңачак.

Бүген төнлә күргән төш 7-10 көн эчендә тормышка аша. Ә көндез күргәне ике атнадан соң гына.

9 июльдә туганнарга талисман итеп зәңгәр якут (сапфир) ташын йөртергә кирәк.

 

Фото: https://pixabay.com/
«Кызыл таң»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев