Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Алсу төснең көче бар!

Күптән түгел бер интервьюсында Англиянең “Норвич Сити” футбол клубы директоры үзләренә кунакка килүче каршы уйнаучы командаларның чишенү-киенү бүлмәсенең алсу төсләргә буялган булуы хакында белдерде.


Футболчыларның барысының да ир-егетләр булуын исәпкә алсаң, бу хәл гаҗәп бит! Баксаң, ул махсус шулай эшләнгән икән - көндәшләрендә тестостерон дәрәҗәсен киметеп, көрәшү һәм җиңү теләген бетерер өчен.


Алсу төснең тынычландыручы көчкә ия булуына күпләр ышана. 2013 елда токыннарның агрессиясен киметү өчен төрмә диварларын бу төскә буйый башлыйлар. Ә Американың Гровтаун шәһәрендә төрмәдә утырчылар 2015 елдан алсу униформа кия.Алсу төснең җиңелчә транквилизатор булуы хакында 1979 елда ук биохимик Александр Шаусс белдергән.

Тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча, алсу төснең агрессияне бетерә торган көче 10-15 минуттан башлана. Шуңа күрә күңелендә борчулары күп булганнарга беза вакытка алсу төсле бүлмәгә кереп утыру киңәш ителә.


https://kiziltan.ru/kyzyk-news/13693-alsu-tsne-kche-bar.htmly.com
Фото: https://pixabay.com/ru/stux

http://tulachi.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев