Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Бала белән сөйләшегез!

Күп ата-ана бала сөйләмендәге проблемаларны соң күрә: аңа инде 3-4 яшь, ә ул һаман сөйләшми. Белгечтән белгечкә йөрүләр башлана. Әмма логопедка бару, никтер, гел соңгы планга калдырыла. Бу уңайдан логопед киңәшен тәкъдим итәбез.

* Балагыз белән тыныч, салмак, ашыкмыйча сөйләшегез. Сезнең сөйләм балагызга үрнәк булып тора.

* Бала белән кайда гына булсагыз да, нәрсә генә эшләсәгез дә, сөйләшегез: киенгәндә-чишенгәндә, ашарга пешергәндә, өй җыештырганда, уйнаганда, урамнан барганда, кибеттә. Мәсәлән, саф һавада йөргәндә чәчәк, агач, кошларны күзәтегез, исемнәрен атагыз, юлда очраган әйберләрнең сыйфатларын бергәләп санагыз.

* Әкият, хикәятләр укыгыз. Бу аларның сүзлек запасын баетыр һәм дөньяны күзаллауларын киңәйтер. Балагызга укылган әкиятнең эчтәлеген курчакка, сеңлесе яисә энесенә сөйләттерергә мөмкин.

* Бала белән бер дәрәҗәдә сөйләшегез. Әгәр теге яки бу сүзне дөрес әйтмәсә, көлмәгез.

* Әйтә алмаган авазын тизрәк әйттерергә ашыкмагыз, вакыты җитү белән ул үзе әйтер.

* Мондыйрак сораулар бирергә мөмкин: “Бу нәрсә?”, “Туп нинди төстә?”, “Малай нишли?” “Әйе, юк” дип кенә җавап биреп булган сораулардан качыгыз.

* Баланы бер генә тапкыр булса да белгечкә күрсәтегез (логопед, отоларинголог), чөнки сез аның сөйләменә ияләшеп, хаталарны сизми башларга мөмкинсез.

* Балагыз белән белгечкә йөрсәгез, аның киңәш-тәкъдимнәрен истә тотыгыз, биремнәрне үтәгез. Боларны эшләмичә уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак.

Балаларыгызга карата түзем һәм игътибарлы булыгыз!

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X