Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Банан кан басымын төшерә, диләр. Дөресме икән?

Халык арасында, бананның файдасы аз, ә калориясе күп, дигән фикер яшәп килә. Әмма алар ялгыша. Бананның калориялелеге – якынча 100 ккал, бу көнлек рационның уртача энергетик кыйммәтенең 5 проценты гына.

Бананда ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлегенә уңай йогынты ясый торган клетчатка бар. Организмда су балансын көйли, бөерләр, йөрәк-кан тамырлары системасы өчен кирәк булган калий да бар аның составында. Магнийның исә йөрәк мускулы һәм скелет мускуллары өчен файдасы күп.

Шуңа да бананны спорт белән шөгыльләнүчеләргә ашарга киңәш итәләр. Ул кандагы глюкозаны тиз арттыра. В9 витамины, ягъни фолий кислотасы үзәк нерв системасы өчен файдалы. Бананда организмда серотонин, гади тел белән әйткәндә, бәхет гормонына әверелә торган тирозин дигән аминокислота да бар. Димәк, банан яхшы кәеф өчен дә җавап бирә.

Артык гәүдә авырлыгыннан һәм шикәр авыруыннан җәфаланучыларга белгечләр яшел яки яшькелт-сары банан ашарга тәкъдим итә. Алар глюкозаны азрак күтәрә икән. Ә өлгергән сары бананда витамин һәм макро- һәм микроэлементлар күбрәк. Аларда клетчатка һәм шикәр дә шактый.

Көненә уртача зурлыктагы бер яки ике банан ашарга рөхсәт ителә.

Кәнфит яки башка баллы ризыклар урынына бананны изеп, йомырка кушып пешерелгән коймак ашарга кирәк, ди диетологлар. Бананны блендер белән изәргә кирәкми, чәнечке кулланыгыз. Югыйсә банандагы ризык җепселләренең структурасы үзгәрә ди.

https://pixabay.com/ru

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/banan-kan-basymyn-tsher-dilr-dresme-ikn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: банан польза банана вред банана