Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

БӨТЕН КӨННЕ БОЗА ТОРГАН ИРТӘНГЕ ГАДӘТЛӘР

Көнегезне матур һәм продуктив үткәрергә теләсәгез, ул гадәтләрдән баш тартыгыз! Иртәдән үк үзеңне дөрес дулкынга көйләү бик мөһим. Әмма әлеге гадәтләр безнең көнебезене боза да куя. “Көнем тагын мәгънәсез үтте”, дип борчылмас өчен без иртән башкара торган гадәтләрнең кайсыларыннан арынырга кирәк?

 

1. Будильникның вакытын күчереп кую.  “Тагын 5 кенә минут йоклыйм да...” Танышмы? Ә аннан тагын күчерү... тагын... тагын... Болай итеп укырга, эшкә соңга калу белән беррәттән, сәламәтлеккә дә зыян салырга мөмкин. Чөнки без яңадан йоклап китеп йокының яңа циклын бозабыз. Бу вакытта организм зур стресс кичерә. Әгәр тагын йоклап алырга уйласагыз, иң яхшысы 30 минут йоклагыз.

2. Урын-җирне җыештырмау. Тикшеренүләр шуны күрсәткән: әгәр сез иртән торуга ук урын-җирегезне җыештырып куйсагыз, сезнең көнегез продуктиврак үтәчәк.

3. Иртәне каһвәдән башлау. Күп кешеләр өчен иртән каһвә эчү  ритуалга тиң.  Әмма нейрофизиологлар бу гадәттән баш тартырга киңәш итә. Иртән безнең каныбызда кортизол – уята һәм активлаштыра торган гормонның күләме арта. Шуңа күрә безгә кофеин кирәкми. Әле кортизол, кофеин белән реакциягә кереп, беренчесенең тәэсире кимергә дә мөмкин, нәтиҗәдә, без уяна алмыйбыз. Шуңа күрә каһвә яратучылар иртәләрен бер чынаяк каһвәсез уяна алмый.

Сәламәтлеккә зыян салмас өчен каһвәне унынчы яртыдан соң эчегез. Аңа кадәр, су, үлән чәйләре яки составында кофеин булмаган башка эчемлекләр эчәргә киңәш ителә.

 

4. Уянуга кулга телефонны алу. Бу йоланы иртән торгач, биш кешенең дүртесе “эшли” икән. Бу аңлашыла да, безнең күбебез смартфондагы  будильникны файдалана бит. Тик аны сүндергәнән соң күп кеше гаджетны кире урынына куясы урынга социаль челтәрләргә, почтаны тикшерегә кереп китә... Нәтиҗәдә, күп вакытыбызны юкка сарыф итәбез. Ә бит аны күпме файдалы эшләргә багышлап булыр иде... Күп очракта без бу рәвешле кәефебезне дә бозабыз: яңалыкларда күңелле хәбәрләрне сирәк язалар, кешеләрнең постлары көнләшү хисе тудыра...

Шуңа күрә бездән менә мондый киңәш: гадәти будильник алып куегыз, телефоныгызны башка бүлмәдә калдырыгыз һәм иртә белән булса да аны кулыгызга алмагыз.

5. Караңгыда әзерләнү. Көзен һәм кышын көннәр кыска, ә димәк, безгә караңгы вакытта торырга туры килә. Утны да яндырмасаң, барысының да начар тәмамлануы бар. Чөнки баш мие әле һаман да төн һәм әле уянырга кирәкми, “дип уйлаячак”.

Фото: pixabay.com

yalkyn.ru

http://tulachi.ru/news/stati/boten-konne-boza-torgan-irtnge-gadtlr

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X